Чүпрәледә гражданлык оборонасы буенча өйрәнүләр узачак

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Әлеге укулар  Гадәттән тыш хәлләр һәм куркыныч янардай җитди очракларны булдырмау, андый хәлләр килеп туганда, эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, практик эшчәнлекне  үстерү һәм белемнәрен камилләштерү максатыннан оештырыла.

Бу көннәрдә районда «Игътибар, тыңлагыз!”, «Һава тревогасы”, «Радиация тревогасы”», «Химик тревога»лары бирелергә мөмкин. Сирена тавышлары яңгыраячак, алар даими рәвештә кабатланачак.  Бу очракта куркып  калмаска кирәк. Район халкыннан тынычлык һәм тәртип саклауны сорыйбыз. Илләребез имин булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International