Чарада катнашучылардан районыбыз мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов, район мөхтәсибенең урынбасары Гөмәр хәзрәт Рәкыйпов, Иске Чүпрәле мәчете имам-хатыйбы Әмир хәзрәт, Яңы Чүпрәле мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт, бабайларыбыз, әниләребез, әбиләребез, туташларыбыз һәм чакырылган кунакларыбыз бар иде.
Конкурслар башланганчы бик матур бер кыска гына “Бала табу йортында” дигән театраль күренеш узды. Конкурслар арасында, балалар сәнгать мәктәбе укучылары Айгөл һәм Камилә тарафыннан бик матур мөнәҗәтләр әйтелде.
Барлык конкурслар бик ямьле үтте. Жюри әгъзалары Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов, Әмир хәзрәт Аббазов, Нәгыймә абыстай Ханбикова конкурска йомгак ясадылар. Һәм соңында сүз районыбыз мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйповка бирелде, ул бәйгедә катнашучыларга рәхмәт хатлары Һәм бүләкләр тапшырды.